Татарстанлылар кайсы йортларда яшәүне артыграк күрәләр?

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры 2022 ел өчен статистик мәгълүматларга анализ ясады һәм республика территориясендә ешрак нинди индивидуаль торак йортлар төзелүен ачыклады.

Әйтик, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада 15 меңнән артык индивидуаль торак йорт төзелде һәм кадастр исәбенә куелды. Төзелгән торакның гомуми мәйданы 2 млн 217 мең кв. метр тәшкил итә. Авыл җирлегендә 9,2 мең йорт төзелгән; бакчачылык өчен билгеләнгән җир участокларында - 1,6 мең.

"Нигездә, республикабыз халкы кирпеч йортларны өстен күрә. Әлеге материал ярдәмендә 7 меңләп йорт төзелде. Шулай ук агач йорт төзелеше популяр. Узган ел, мәсәлән, шундый 2 мең йорт төзелгән. Шәхси торак йортлар төзегәндә безнең төбәктә еш кулланыла торган тагын бер материал монолит. Узган ел аның 950 объекты төзелгән. Ә менә блоклы йортлар – популяр түгел. Аны куллану белән 328 йорт төзелде. Әмма сирәк кулланыла торган материаллар – таш (34 йорт) һәм бетон панельләр (барлыгы 5 йорт)», - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Төзелгән йортларның яртысы-бер катлы, ике катлы йортлар — 46% һәм нибары 4% - өч катлы йортлар. Шул ук вакытта йортның уртача мәйданы 145 кв.метр тәшкил иткән.

Торак йортлар сатып алуга килгәндә, ведомство мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда 18,5 мең сату-алу килешүе теркәлгән, шуларның 3,1 меңе-Казанда урнашкан торак йортларга. Шул ук вакытта 10 меңгә якын йорт ипотекага алынган.

Сүз уңаенда

Искәртеп узабыз: 2022 ел ахырында завод җитештергән агач йортларга сатып алу ихтыяҗын яклау өчен РФ Хөкүмәте агач йортлар сатып алуга ташламаны субсидияләү турында Карар кабул итте. Әлеге субсидия 3,5 млн сумга кадәр завод җитештергән әзер домокомплектларга кагыла, шул ук вакытта эшмәкәрләр сатып алучыларга йорт бәясенең 10% до кадәр ташламалар бирергә тиеш.

ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елга торак төзү планы шактый арттырып үтәлгән: 3 млн квадрат метрдан артык файдалануга тапшырылган, бу еллык күрсәткечләрдән 24% ка күбрәк. Шуларның күбесе-индивидуаль торак төзелеше, икенче урында - күпфатирлы инвестицион торак.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, 2023 елда торак төзелеше кысаларында индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 423 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International