Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Тикшерү бүлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгаткан.

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Чистай полицейскийлары көн саен район халкына мошенниклык схемалары турында хәбәр итә, шуңа да карамастан, гражданнар җинаятьчеләрнең үгет-нәсихәтләренә бирелә һәм аларга шактый күләмдә акча күчерә.

Әйтик, агымдагы елның 11 гыйнварында полициянең кизү частенә мошенниклар адаштырган 54 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән.

3 гыйнварда үзен банкның финанс бүлеге белгече дип таныштырган һәм мошенникларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуларын хәбәр иткән. Аларның гамәлләрен булдырмас өчен, банк кредитын тиз арада яңадан рәсмиләштерергә һәм барлык акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк.

Шалтыратучыга ышанып, Чистайда яшәүче ханым шәһәр банкларының берсендә кредит рәсмиләштерә, бөтен суммасын ала һәм җинаятьче күрсәткән счетка күчерә.

Хатын-кыз акчаның банк картасына әйләнеп кайтачагына ышанган, тик акчалар беркайчан да счетка кермәгән.

Бу факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе гражданнардан билгесез затлар күрсәтмәсе буенча, банк счетларына һәм акчалата күчерүләргә кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча акча күчермәүләрен үтенеп сорый, банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Чистай полицейскийлары көн саен район халкына мошенниклык схемалары турында хәбәр итә, шуңа да карамастан, гражданнар җинаятьчеләрнең үгет-нәсихәтләренә бирелә һәм аларга шактый күләмдә акча күчерә.

Әйтик, агымдагы елның 11 гыйнварында полициянең кизү частенә мошенниклар адаштырган 54 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән.

3 гыйнварда үзен банкның финанс бүлеге белгече дип таныштырган һәм мошенникларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуларын хәбәр иткән. Аларның гамәлләрен булдырмас өчен, банк кредитын тиз арада яңадан рәсмиләштерергә һәм барлык акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк.

Шалтыратучыга ышанып, Чистайда яшәүче ханым шәһәр банкларының берсендә кредит рәсмиләштерә, бөтен суммасын ала һәм җинаятьче күрсәткән счетка күчерә.

Хатын-кыз акчаның банк картасына әйләнеп кайтачагына ышанган, тик акчалар беркайчан да счетка кермәгән.

Бу факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе гражданнардан билгесез затлар күрсәтмәсе буенча, банк счетларына һәм акчалата күчерүләргә кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча акча күчермәүләрен үтенеп сорый, банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International