Россия матбугаты көне белән!

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, типография хезмәткәрләре.

Интернет, телевидение үсеш алуга карамастан, басма матбугатка ихтыяҗ зур булып кала.

Мәгълүмат күп булган чорда җәмгыятьнең вәзгыятьне ничек кабул итүе, бәяләве хәбәрченең һөнәри осталыгына, объективлыгына һәм гражданлык кыюлыгына бәйле.

Безнең район халкы өчен төп мәгълүмат чыганагы – «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталары. 105 ел дәвамында алар төп вакыйгаларны гына түгел, ә төрле чорларның рухын чагылдыра. Журналистлар чистайлыларга тиз үзгәрә торган мәгълүмат киңлегендә ориентлашырга ярдәм итәләр, булган вакыйгаларны оператив яктырталар, проблемалар турында сөйлиләр, ялган хәбәрләрдән саклыйлар.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International