Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12 гыйнварда сез һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез.

Бу дата очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә 1722 елның 12 гыйнварында Россия империясе императоры Петр I указы белән Россия прокуратурасы булдырыла.

Өч йөз ел эчендә прокуратура катлаулы юл үтте, ләкин һәрвакыт тәртип һәм тотрыклылык тәэмин итүче илебезнең ныклы терәге булып калды. Гражданнарның хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау – бүгенге көндә прокурорлар алып барган эшнең төп юнәлешләре.

Сезнең сафта үз эшенең чын осталары, үз бурычын җаваплы һәм намуслы үтәүчеләр хезмәт итә. Ветераннарга яшь буынга тапшырган тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерәм.

Гадел, объектив, риясыз, кешелекле булып калуыгызны телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International