Эш бирүчеләр өчен мөһим мәгълүмат!

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрдә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде.

2021 елның 28 июнендәге 219-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" һәм "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертелде.

РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 14 мартындагы 366 номерлы карары белән эш бирүче тарафыннан инвалидларны эшкә алу өчен квота үтәү кагыйдәләре расланды.

Элекке елларда эш бирүче мәшгульлек хезмәте органына агымдагы елның 25 июненнән дә соңга калмыйча уртача исемлек саны һәм эшләүче инвалидлар саны турында мәгълүмат бирергә тиеш була. Әлеге мәгълүматларга нигезләнеп һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә мәшгульлек үзәге квоталар санын исәпләп чыгарды һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына җибәрде. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр исемлеге һәм билгеләнгән квоталар саны белән карар чыгарды.

2023 елдан башлап инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә 1 февральгә кадәр, узган елның 4 кварталында хезмәткәрләр саныннан чыгып исәпләнә.

24 июль, 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы һәм 60-ТРЗ номерлы Законга үзгәрешләр кертү турында 2022 елның 14 июлендәге 47-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында эш бирүчеләр өчен квота билгеләнгән күләмдә билгеләнә: 35 тән 100 кешегә кадәр – 2%, 100 дән артык кеше -3%.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрдән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмә ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 4 маендагы 170 номерлы карары һәм 29.08.2022 ел, №921 карары белән расланган, 366 номерлы РФ ПП нигезендә үзгәрешләр кертелгән.

Шулай ук квота үтәү турында № 366 ПП нормасы да әһәмиятле факт булып тора. Квота инвалид белән хезмәт килешүе төзелгән очракта гына үтәлгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International