Яңа ел бәйрәмнәрендә ташлана торган калдыкларның күләме һәрвакыт арта. Бер ел элек, гыйнварның беренче 10 көнендә Чистай районында чүп ташу машиналары айлык диярлек норма җыйганнар. Якынлашып килүче озын ялларда "Гринт" гадәттәгечә ТКО чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтәчәк һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.
Чүп җыю техникасы өчен киртәләр булдырмас өчен, халыкка контейнер мәйданчыклары янында автотранспорт чараларын калдырмаска киңәш ителә.
Даими контроль һәм оператив чара күрү өчен 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр өстәмә кайнар линия операторлары билгеләнгән. Чистай районында дежур диспетчерларның контакт телефоннары:
31 декабрь һәм 1 гыйнвар 8 939 398 70 38 / 8 987 001 11 34
2, 3, 6, 8 гыйнвар 8 927 464 75 30 30 / 8 906 679 37 65
4, 5, 7 гыйнвар 8917 263 30 86 / 8 962 562 63 66