Бу юлы ул берьюлы берничә егетнең хыялын тормышка ашырды: Миша, Илзира, Богдан һәм Владислав теләгән бүләкләр алдылар!
Дмитрий Алексеевич Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә кунакта булды һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
- Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сезгә яхшылык, сәламәтлек телим һәм, әлбәттә, бишлеккә укырга телим! Кыш Бабайга хат языгыз һәм без, һичшиксез, сезгә тагын килербез, - диде Дмитрий Алексеевич, бүләкләр тапшырып.
- Бик зур рәхмәт, Дмитрий Алексеевич. Барыгызга да. Миша бу бүләкне бик көтте. Аның хыялын тормышка ашырганыгыз өчен рәхмәт, - диде бер малайның әнисе.
Ахырда барлык балалар да алдан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр һәм Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар.