Эшлекле сишәмбе

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Быел Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары булып муниципаль районда узып баручы ел йомгаклары, Чистай дәүләт музей-тыюлыгы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләр торышы һәм бер атна эчендә оператив вәзгыять торды.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов планерканы үткәрде.

Республиканың 45 музее арасында иң яхшылардан!

Чистай дәүләт музей-тыюлыгының эше турында директор Александр Печенкин сөйләде. 2022 елда музей-тыюлык эшчәнлеге музей-күргәзмә эшен үстерү, мәдәни мирас объектларын саклау һәм туризмны үстерү юнәлешендә алып барылды.

2022 елгы навигациягә Чистай дәүләт музей-тыюлыгы 65 туристик теплоход кабул итте. 2022 елда Чистай музейларына 83 меңнән артык кеше килгән. Музейларда һәм шәһәр буенча 1395 экскурсия үткәрелде.

Музейларда үз фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән 45 күргәзмә оештырылган.

Фәнни хезмәткәрләр булачак музейлар өчен фондлар туплау һәм музей предметларын җыю эшләрен дәвам итә. Агымдагы елда фондларга 1207 экспонат керде. Музей-тыюлык фондлары барлыгы 61389 саклау берәмлеген тәшкил итә.

Бүгенге көндә республиканың 45 музее арасында активлык рейтингында Чистай дәүләт музей-тыюлыгы әйдәп баручы позицияләрне били.

Кукуруз уңышы-гектарыннан 75 центнер

АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы предприятиеләренең атналык эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Бер атна эчендә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 342 тонна сөт җитештерелгән, 325 тонна сатылган. Сатуның уртача бәясе-31 сум. Бер сыерга тәүлеклек уртача савым-16 килограмм.

Район басуларында ашлыкка кукуруз җыю дәвам итә. Уңдырышлылык гектардан 75 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, орлык материалларын сортлау дәвам итә.

4 машина йөртүче исерек килеш тоткарланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 3 хәбәр теркәлде. 17 юл-транспорт һәлакәте булган. Административ хокук бозулар өчен 292 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 244 кеше. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен – 4.

Бәйрәм салюты юкка чыгарыла

Соңыннан Дмитрий Алексеевич узып баручы елга кыскача йомгак ясады, аның катлаулы булуын, әмма шул ук вакытта кайбер тармакларда уңай нәтиҗәләргә ирешелүен билгеләп үтте: район кырларында яхшы уңыш җыелган, сәнәгать предприятиеләре эшенең башлангыч йомгаклары куандыра, туризм өлкәсендә күп кенә кызыклы проектлар барлыкка килде, кайбер башка тармакларда билгеле бер уңышларга ирешелде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу күрсәткечләрнең барысы да – район халкының бер елдагы тырыш хезмәте нәтиҗәсе, башкарган эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм Скарятин бакчасына бәйрәм чараларына чакырды.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта җәмгыятьтә аерым шартлар булу сәбәпле, быел шәһәрнең төп чыршысында бәйрәм салюты урынлымы дигән сораштыру уздырылган. Халыкның күпчелеге каршы килгәнлектән, 31 декабрьдә Скарятин бакчасында Яңа ел салютын эшләтеп җибәрмәскә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International