Хөрмәтле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Кеше гомерен саклап калудан да лаеклы эш юктыр, мөгаен. Нәкъ менә шушы җаваплы, катлаулы, батыр, мактаулы эшне сез тормышыгызның мәгънәсе иткәнсез! Сез гадәттән тыш хәлгә юлыккан кешеләргә, үз-үзегезне аямыйча, беренче булып ярдәмгә ашыгасыз, хезмәт бурычыгызны намуслы үтисез. Чистайлылар янәшәләрендә ярдәмгә килергә әзер торган кешеләр барлыгын беләләр.
Элеккечә сафта булган һәм яшьләр арасында зур остазлык һәм тәрбия эшләре алып баручы хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерәм.
Һөнәрегезгә тугры, олы йөрәкле булганыгыз өчен мең-мең рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, иминлек, ныклык, кешеләргә хезмәт итүдә уңышлар телим. Ә туганнарыгызга һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, күңел көрлеге һәм бәйрәм кәефе телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы