Утырышны район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Депутатлар социаль-икътисади үсешкә, район бюджетына, мөлкәт исемлеген раслауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр керттеләр.
Депутатларга районның социаль-икътисади үсеш фаразы турында икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин сөйләде.
- Гомумән икътисади вәзгыятьне бәяләп, 2022 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 37 миллиард 900 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә. Урта сроклы перспективада эшкәртү производстволарына, азык-төлек сәнәгатенә һәм авыл хуҗалыгына ставка ясала. 2023 елда тулай территориаль продукт 40 миллиард 500 миллион сум булыр дип фаразлана. Икътисад структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны сәнәгать алып тора, - дип хәбәр итте Евгений Валерьевич.
Докладчы «Чистай»индустриаль паркы һәм ТОСЭР резидентлары эше турында да сөйләде.
- Индустриаль парк территориясендә 13 предприятие бар. 9 ай нәтиҗәләре буенча резидентларның инвестицияләре 126,82 миллион сум тәшкил иткән, 1124 эш урыны булдырылган, төяп озатылган продукция күләме 3,578 миллиард сум тәшкил иткән. Ел ахырына «Чистай» ТОСЭРЫНЫҢ 24 резиденты исәпләнә, шуларның 16сы җитештерүне башлап җибәргән, тагын берсе ачылышка әзерләнә. ТОСЭР эшләгән чорда резидентларның гомуми табышы 6 миллиард 583 миллион сум тәшкил иткән, 1145 эш урыны булдырылган, 1 миллиард 241 миллион сумлык инвестицияләр үзләштерелгән, - дип ассызыклады спикер.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова район бюджеты турында доклад белән чыгыш ясады.
– 2023 елга фаразланган гомуми керем күләме 2 млрд 56 миллион тәшкил итте. Шуларның 715,3 миллион сум күләмендә үз керемнәре исәпләнгән, бу бюджет керемнәренең 34,8 процентын тәшкил итә. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кергән түләүсез күчерүләр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 1 миллиард 341 миллион сум күләмендә билгеләнде, бу 65,2 процент тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.
Ул 2023 һәм 2024-2025 еллардагы план чорына өстәмә акча бүлеп бирү турында да хәбәр итте.
Чистай районы Советы депутатлары бертавыштан район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, район милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның Фараз планын расладылар. Моннан тыш, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде: Александр куличков урынына Чистайның «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәгенең яңа директоры Дмитрий Харитонов кертелде.
Утырыш ахырында алдынгы депутатларны бүләкләү булды.
Нарат-Елга авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Чистай районы башлыгының Мактау грамотасы белән аның башлыгы Альфред Хәмитов бүләкләнде.
Намуслы хезмәте, Мөслим авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Чистай районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән аның башлыгыандыш Хәбибуллина бүләкләнде.