Чистай Никахлашу сараенда бәйрәм – Римма Җәүдәт кызы һәм Артур Ринат улы Сабитовлар гаиләсенең көмеш туе узды.
25 ел элек 1997 елның 5 декабрендә Чистай шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь Римма белән Артур никахларын рәсмиләштереп ир һәм хатын булганнар һәм менә чирек гасыр бергә!
Артур белән Римма икесе дә Чистайда туганнар, 1997 елның мартында Чистай телевидениесендә эшләү һәм бард җырына мәхәббәт аркасында танышканнар. Һәм шул ук елның 5 декабрендә әти-әнисе фатихасы белән никах укытып туй уздыралар.
1999 елның 5 маенда Сабитовлар беренче тапкыр әти – әни була, аларның улы Эмиль туа. Ә бүген Артур белән Римма дүрт искиткеч малайның бәхетле әти-әнисе. Бу гаиләдә бер-бер артлы Әмир, Салават һәм Әскәр туа.
25 ел элек бу гаилә яңа гына башланган иде. Ә хәзер беренче нәтиҗәләрне ясарга һәм уңышларга сөенергә вакыт җитте.
Бу көнне юбилярлар һәм аларның кунаклары бәйрәм атмосферасына чумдылар. Әмма юбилярлар өчен иң дулкынландыргычы – әти-әниләренең һәм инде өлкән яшьтәге балаларының котлау сүзләрен ишетү.
Сабитовлар гаиләсенә бәхет кенә телибез, шулай итеп, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм тугрылык белән тулган көннәрне һәм елларны бергә яшәргә, юлдагы бар авырлыкларны җиңеп чыгарга насыйп булсын.