Гаилә традицияләрендә буыннар дәвамчанлыгы - Чистай гаиләләре өчен үрнәк

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Чистай Никахлашу сараенда Рөстәм Фәнил улы һәм Ангелина Евгеньевна Валишиннарның никахын теркәделәр.

Яшьләр өчен әлеге мөһим вакыйгадан тыш, аларның зур һәм тату гаилә тормышында тагын бер бәйрәм – кәләш ягыннан әби-бабасы Галина Александровна һәм Владимир Леонидовичларның сапфир туйлары билгеләп үтелде.

Нәкъ шул көнне, 18 ноябрьдә, алар шулай ук яшь килеш өйләнешкәннәр! Менә инде 45 ел бергә!

ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева юбилярларга үзләренең кияү һәм кәләш булган вакытларны искә төшерде.

Ә яшь парларның һәм юбилярларның гомуми вальсына барысы да сокланып карады!

Балаларына һәм оныкларына гына түгел, барлык чистайлыларга да ныклы гаилә үрнәге күрсәткән кадерле юбилярларга рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International