РФ Салым органнары хезмәткәре көне белән!

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүген салым хезмәте – илебезнең финанс системасының мөһим звеносы, бюджетны тулыландыру өчен югары җаваплылык. Салым хезмәте хезмәткәрләре икътисади тормышта катнашучыларның мәнфәгатьләренә җавап бирә торган заманча технологияләр кулланалар.

Районның тотрыклы тормышы хезмәткәрләрнең хезмәт вазифаларын төгәл, җаваплы, профессиональ үтәүләренә бәйле. Бу үз чиратында халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

Лаеклы хезмәтегез, хезмәт сөючәнлегегез һәм бурычка тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм хезмәт эшчәнлегендә зур нәтиҗәләргә ирешүегезне телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International