"Статус" үзәге хезмәткәрләре ветераннар (пенсионерлар) советы кунакларында инде беренче тапкыр гына түгел, бу гаҗәп тә түгел, чөнки энергияле, позитив ветераннар белән очрашу белем, осталык һәм күнекмәләр белән уртаклашу гына түгел, ә алардан күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеген дә бирә.
"Статус" үзәге хезмәткәрләре әкият терапиясе элементлары белән интерактив дәрес формасында "Өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ тотрыклылыгы" дигән мастер-класс үткәрделәр.
Дәрестә ветераннар яраткан әкият геройларын, аларның тылсымлы сыйфатларын, һәр персонажның әкияттәге үз миссиясе булуын һәм бу геройларның гасырлар аша безгә үз-үзен тотышы үрнәген китерүен, традицияләрне тапшыруын, кыйммәтләрне формалаштыруын искә төшерделәр.
Өлкән яшьтәге кешеләргә эмоциональ тотрыклылык алымнары аларның көндәлек тормышында кирәк булыр дип ышанасы килә. Һәр катнашучыга активлык, эчкерсезлек, зирәклек, нечкә юмор һәм ихлас ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!