Җинаять эшләре кузгатылды
Чистай районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Утырышның көн тәртибенә 3 пункт керде. Аларның беренчесе быелның 10 аенда коррупциягә каршы көрәш буенча хокук саклау органнарының эш нәтиҗәләренә кагылды. Бу темага доклад белән Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, икътисадый һәм коррупцион җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенең төп тырышлыгы барлык милек формаларын криминаль кул сузулардан саклауга, икътисадның төп тармакларын декриминилизацияләүгә, бюджет акчаларын урлау һәм аларны максатсыз файдалану фактларын ачыклауга, коррупция күренешләренә һәм салым җинаятьләренә каршы торуга юнәлдерелгән.
- Быелның узган чорында Чистай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 17 җинаять ачыкланды, шуларның 5се коррупция юнәлешендә, җинаять эшләре кузгатылды. Аларның берсе бюджет акчаларын урлау белән бәйле. Әйтик, оператив-эзләү чараларын уздыру барышында Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре район ФСБ Идарәсе белән берлектә КФХ башлыгының бюджет акчаларын урлау факты буенча хокукка каршы эшчәнлеге документлаштырылган. Бүгенге көндә җинаять эше тикшерү кысаларында Тикшерү комитетында, – дип сөйләде Сергей Владимирович.
Калган 4 җинаять эше хәрби комиссариатның вазифаи затына ришвәт бирү фактларына кагыла.
Шулай ук утырышта Коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыруга юнәлдерелгән Чистай районы мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган чараларны тормышка ашыру темасы каралды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова чыгыш ясады. Көн тәртибенең өченче пункты буенча докладны Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексейфимов тәкъдим итте. Ул җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәтләренең муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы бурычларны, тыюларны, муниципаль хезмәт үтүгә бәйле чикләүләрне бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшен оештыру турында сөйләде.