Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, 2022 елның 9 ноябрендә «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару»темасына гражданнар оборонасы буенча күнекмә үткәрелә
Чистай муниципаль районы территориясендә штаб күнекмәләрен үткәрү барышында түбәндәге чаралар үткәрү планлаштырылган:
- хәбәр итү системасын тикшерү;
- уку-укыту корылмалары буенча гамәли чараларны үтәү;
- Гражданнар оборонасы буенча чараларның үтәлешен тәэмин итү буенча штаттан тыш формированиеләрнең әзерлегенә смотрлар үткәрү;
-Гражданнар оборонасы объектларының әзерлеген тикшерү;
- эвакуация органнарының әзерлеген тикшерү.