Халыклар бердәмлеге көне белән!

2022 елның 4 ноябре, җомга

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне – бөек халыкның бердәмлеге символы булган иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә.

Безнең ил һәрвакыт кешеләре белән көчле һәм нык иде. Тарихта нәтиҗәсе Россия халкының бердәмлеге, Ватанга булган мәхәббәте белән билгеләнүче күп кенә вакыйгалар бар.

Бүгенге заман чынбарлыгы безгә дәүләтнең көче – уртак тарихи язмышы һәм киләчәге булган бердәм, мөстәкыйль халыкта булуын искә төшерә.

Хөрмәтле чистайлылар, Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. Бу көн календарьдагы бәйрәм датасы гына түгел, ә безнең барыбыз өчен дә зур илнең бердәм халкы булуыбызны аңлатсын. Бердәмлегебез, гражданлык җаваплылыгыбыз илебезнең якты киләчәге нигезе булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International