Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү!

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Чистай шәһәр прокуратурасында балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.

2022 елның 15 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Чистай шәһәр прокуратурасы бинасында түбәндәге адрес буенча: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 101 «а» йортта җирле үзидарә органнары һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашында балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.

Алдан язылу эш көннәрендә 5-11-40 телефоны буенча 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бара.

Мөрәҗәгать итүчеләрне кабул иткән көнне үз яныңда шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International