Муниципалитетта атналык киңәшмә узды
Чистайда узган атналык киңәшмәдә Росреестр бүлегенең эше, агросәнәгать комплексындагы эшләр торышы һәм оператив хәл турында сөйләштеләр
Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Чистай бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгындагы эшләр торышы һәм оператив хәл – бу темалар муниципалитетта атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә каралды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Реестр эшләре архивлары электрон рәвешкә күчерелде
2022 елның 10 аенда ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Чистай бүлеге эше турында хезмәт җитәкчесе Дмитрий Лунегов таныштырды. Район территориясендә барлыгы 473 Кадастр кварталы кадастр исәбендә тора, аларда 43 мең 169 җир кишәрлеге бар, шуларның 40 мең 494 чиге бар.
Шулай ук исәптә 28 мең 488 капиталь төзелеш объекты тора. Агымдагы елның 10 аенда бүлек тарафыннан 14 меңләп теркәү эше башкарылды. Агымдагы елның гыйнварында бүлек реестр эшләре архивын электрон рәвешкә күчерү эше төгәлләнде, бу масштаблы эш 5 елдан артык дәвам итте. Барлыгы 55 меңләп реестр эше офрлаштырылган. Бүлекнең төп функцияләренең берсе-дәүләт мәгълүмат фондын алып бару. Хисап чорында дәүләт фондыннан барлыгы 813 эш бирелгән. Росреестр идарәсе эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып дәүләт җир күзәтчелеге тора. Чистай бүлеге үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә дәүләт җир күзәтчелеген үтәү мәсьәләләре буенча 23 бозу очрагы ачыкланды, шулай ук 23 күрсәтмә бирелде, 6 бозучы административ җаваплылыкка тартылды.
Район хуҗалыкларында яхшы азык базасы салынды
Агросәнәгать тармагындагы эшләрнең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хуҗалыкларда көнбагыш, зыгыр, соя, бәрәңге, ашлыкка кукуруз җыю дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү буенча да эш алып барыла, бүгенге көндә 47 мең гектардан артык җир эшкәртелгән, бу планлаштырылган мәйданның 75 проценты дигән сүз. Кайбер хуҗалыкларда техника тәүлек буе эшли.
Узган атнада районда 325 тонна сөт җитештерелгән, шуның 309 тоннасы сатылган. Терлек азыгы әзерләү буенча эшләр төгәлләнде. Александр Александрович билгеләп үткәнчә, быел терлек азыгы базасының сыйфаты начар түгел. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен аның күләме дә җитәрлек.
Юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше зыян күргән
Узган атнадагы оператив хәлгә анализ белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлек җитәкчесе урынбасары Антон Ерашов таныштырды. Хисап чорында җинаятьләр турында 9 хәбәр теркәлгән. Кыскача мәгълүмат: мошенниклык, наркотиклар алу, транспорт чарасын законсыз алу, урлау фактлары. Шәһәр һәм район юлларында 23 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, 1 машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән. Бер атна эчендә административ җаваплылыкка 239 хокук бозучы тартылган, аларның күпчелеге (210) – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шул исәптән 3 йөртүче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Киңәшмәгә район башлыгы Дмитрий Иванов йомгак ясады.
- Хезмәттәшләр, өлешчә мобилизация тәмамланды. Хәзер төп көчләрне Ватанны яклауга баскан гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтергә кирәк. Без беркемне дә ярдәмсез һәм игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, ирләр шуны белергә тиеш: якыннары ышанычлы яклау астында! - диде Дмитрий Алексеевич.