Чистай Никахлашу сараенда исем бирү тантанасы узды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 13 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тууны дәүләт теркәвенә алу тантанасы узды. Шәйхетдиновлар гаиләсендә өченче уллары туды!

Бала туу гаиләгә күпме шатлык китерә! Ләкин ата-аналар да баласына күп җаваплылык бирергә тиеш. Беренче һәм мөһим бүләк, әлбәттә, исем.

Татар халкы элек-электән исем кушуга бик җаваплы карый. Исемне җиңел әйтү һәм яхшы мәгънә белән сайладылар. Руслан Марат улы һәм Альбина Радик кызы улы өчен бик үзенчәлекле, баһадир исемен – Тимерланны сайладылар. Тимерланнарга кыюлык, юмартлык һәм тыйнаклык кебек сыйфатлар хас.

Шәйхетдиновлар гаиләсе-районыбызның нык, тату, яшь гаиләләренең берсе. Руслан эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы, хатыны Альбина балалар бакчасында эшли.

Бу гаиләдә инде ике малай үсә. Салаватка 13 яшь, ул 7 сыйныфта укый, Рөстәм 4 сыйныфка китте, икесе дә 5 мәктәптә укыйлар.

Мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова Шәйхетдиновлар гаиләсенә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

«Бүген без ата-аналарны гына түгел, ә сезне олы абыйларыгызны да кече энегезнең тууы белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле балачак, укуыгызда уңышлар һәм кояшлы көннәр телибез. Ата-анагызны тыңлагыз һәм аларга булышыгыз.»

Тимерлан үз иленең, туган шәһәре - Чистайның лаеклы гражданины булып үссен, язмыш җилләре аңа игелекле булсын, авырлыклары читкә китсен, аны бәхетле һәм шатлыклы язмыш көтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International