Чистай ЗАГС бүлегендә Закировларның сапфир юбилеен билгеләп үттеләр

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Чистай районында матур, үрнәк гаиләләр күп. Шуларның берсе - Рамил Шакир улы һәм Сания Хәнәфи кызы Закировлар. Алар 45 ел бергә яшиләр!

Рамил Шакир улы тумышы белән Чистай районы Татар Сарсазы авылыннан. Ул 11 балалы гаиләдә 6 бала булып туган. Гомере буе туган авылы колхозында шофер-автомеханик булып эшли. Ә Сания Хәнәфи кызы Әлки районы Иске Салман авылыннан. Рамил һәм Сания Яр Чаллыда кинога баргач танышалар! Ике ел якын аралашканнан соң, алар гаилә коралар. Яшь Рамил Санияне туган йортына алып кайта, анда каенана һәм каенатадан тыш, тагын 3 сеңел кыз да була. Игелекле, сабыр Санияне кияү гаиләсе бик тиз кабул итә һәм ярата. Сания Хәнәфи кызы гомере буе Сарсаз авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Бер-бер артлы ике уллары туа. Бүгенге көндә өлкән улы Ринат Чаллыда яши, аның 3 баласы бар, кече улы Рәфис Чистайда яши, тормыш иптәше белән бергә 2 бала тәрбиялиләр.

Юбилярларны котларга якыннары, туганнары, дуслары һәм хөрмәтле кунаклар да килде: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова.

Назлы лирик музыка астында тормыш иптәшләре матур вальста әйләнделәр. Рамил Шакирович Сания Хәнәфи кызына мөрәҗәгать итеп, «Барысы өчен дә рәхмәт!” диде, рәхмәт сүзләрен әйткәч, бәхет күз яшьләрен тыя алмады.

Кадерле юбилярларга мондый ихтирам һәм мәхәббәтнең шаһиты булуны насыйп иткәннәре өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International