2022 елның 13 октябрендә Чистай муниципаль районының Никахлашу сараенда «Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы» һөнәри осталык республика конкурсының зона туры узды.
Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас, Лаеш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарыннан ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Жюри рәисе - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина. Конкурс комиссиясенең эше катлаулы булды, чөнки барлык конкурсантлар да бик профессиональ, күңел биреп, иҗат белән чыгыш ясады. Шулай да нәтиҗәләр ясалды.
«Тантананы иң яхшы алып баручы» конкурсының зона этабы нәтиҗәләре:
«Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә:
I дәрәҗә лауреат - Равилова Эльвира Басыйр кызы, Чистай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече;
II дәрәҗә лауреат - Гомәрова Лилия Салих кызы, Нурлат районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе;
III дәрәҗә лауреат - Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы, Балык Бистәсе районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы.
«Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә:
I дәрәҗә лауреат - Мамакова Гөлия Илнур кызы, Чистай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече;
II дәрәҗә лауреат - Вәлиева Фирүзә Илдус кызы, Нурлат районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әйдәп баручы белгече;
III дәрәҗә лауреат Бурцева Мария Евгеньевна, Лаеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы.
«Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә:
I дәрәҗә лауреат - Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы, Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы;
II дәрәҗә лауреат - Садриева Марина Михайловна, Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече;
III дәрәҗә лауреат Хәлиуллина Энҗе Фирхәт кызы, Әлки районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы.
Конкурсның финал этабы ноябрь ахырында зона этапларында җиңүчеләр арасында узачак.