Ир-атка янәсе кәрәзле телефонга банк хезмәткәре шалтыраткан, банк хезмәтләреннән файдаланган өчен аның бонуслары, 8000 сумнан артык бонуслары туплануын, ул аларны үз исәбенә күчерә алуын шатландырган. Моның өчен аңа смс белән килгән кодларны әйтергә генә кирәк.
Чистайлы кеше шалтыраткан кодны сорап алганнан соң, аның счетыннан 8700 сум күчерелгән.
Зыян күрүче полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше РФ Җинаять кодексының "Банк картасыннан акчаларны урлау" 158 нче маддәсе буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан кузгатылган.