Чистай шәһәр прокуратурасында балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

2022 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Чистай шәһәре прокуратурасы бинасында: Чистай ш., Бебель ур., 101 «а» адресы буенча җирле үзидарә органнары һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашында балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була.

Алдан язылу эш көннәрендә 5-11-40 телефоны буенча 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Кабул итү көнендә мөрәҗәгать итүчеләргә үзләре белән шәхесен раслаучы документ булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International