2022 елның 1 октябрендә, «Демография» илкүләм проектын һәм «Ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гөлсинә Галиулла кызы һәм Илдар Галиулла улы Сафиннарны «Алтын юбилей» белән котладылар!
Юбилярлар икесе дә Чистай районы Яуширмә авылыннан. Илдар Галиулла улы 1949 елда, ә Гөлсинә Галиулла кызы 1951 елда туа. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, яшь Илдар Чистай сәгать заводында эшли башлый. Анда 3 ел эшләп, Чистай автотранспорт предприятиесенә автобус йөртүче булып урнаша. Ул 30 елдан артык гомерен шушы һөнәргә багышлый. Озак еллар намуслы хезмәте өчен аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. Гөлсинә Галиулла кызы да хезмәт юлын сәгать заводыннан башлый. Анда 11 ел эшләгәннән соң, «Энергосбыт» предприятиесенә күчә, анда 25 ел эшли. Ирле-хатынлы Сафиннарның 2 кызлары, биш оныгы, бер оныкчыгы бар.
Бергә яшәп, иңне иңгә куеп 50 ел бергә гомер узу бик шатлыклы вакыйга. Юкка гына бу юбилейның символы булып мәңгелекне һәм әһәмиятне билгели торган кыйммәтле металл - алтын тормыйдыр!
Бу аяз көздә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева Гөлсинә Галиулла кызы һәм Илдар Галиулла улы өчен юбилейны барлык традицияләрне үтәп тантаналы рәвештә алып барды – ир белән хатын мөһим документка яңадан имзаларын куйдылар, тик хәзер ул Чистай районының Мактаулы юбилярлар китабы. Юбилярларга шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең Чистай җирле бүлекчәсеннән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Сафиннар гаиләсен тагын бер кат гаилә юбилее белән котлыйбыз! Тормышыгызның һәр көне балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз янәшәсендә якты һәм куанычлы булсын.