Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары 4,5 һәм 6 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милек хокукын рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр уздырачак.
Консультациягә мөрәҗәгать итүчеләр белә алачак:
- күчемсез милекне ничек дөрес рәсмиләштерергә
- ничек итеп "дача" яки "гараж" амнистиясеннән файдаланырга һәм мондый күчемсез милекне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе өчен нинди документлар кирәк;
- үз-үзеңне милек белән килешүләр төзегәндә алдакчылардан ничек саклау һәм гражданнарны кызыксындырган башка мәсьәләләр.
Бердәм кайнар линия 10нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.