Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә, 2022 елның 4 октябреннән 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: ТР, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129, 5 нче кабинет, ата-аналары алимент түләүдән кача торган балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүдә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Г.Ю., Чистай шәһәр прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Чистай муниципаль районының социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.
Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68 телефоннары аша узачак.