Учреждениедә Игелек һәм хөрмәт көненә багышланган концерт булды.
“Юлдаш” интернат-йортында яшәүчеләр изгелек һәм хөрмәт көне белән котлаулар кабул итте. Учреждениедә Өлкән яшьтәге кешенең Декаденә багышланган бәйрәм концерты булды. Чарада район башлыгы Дмитрий Иванов, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров катнашты. Актлар залында интернатта яшәүчеләр, шулай ук учреждение һәм халыкны социаль яклау тармагы ветераннары җыелды.
- Сезне изгелек һәм хөрмәт бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Молодцы, сез актив, һәрвакыт төрле чараларда катнашасыз. Без интернатта яшәүчеләр ясаган эшләнмәләр күргәзмәсен карадык, чыннан да, монда бик талантлы кешеләр яши. Сезгә сәламәтлек, озын гомер телим! - диде Дмитрий Алексеевич залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул өлкән яшьтәге кешеләр өчен, бөтен җәмгыять өчен бу көннең әһәмиятен билгеләп үтте, дәүләт өченче яшьтәге кешеләргә даими игътибар бирә, алар өчен максималь уңайлы тормыш шартлары тудырырга тырыша, дип ассызыклады ул. Дмитрий Иванов интернат-йорт җитәкчесе Елена Четырчинскаяга бүләк сертификаты тапшырды.
Җыелучыларны Фаяз Шакиров та котлады.
- Бүген без алтын яшьтәгеләрне хөрмәтлибез. Сезне бәйрәм белән котларга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш тәҗрибәләре, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез, нык сәламәтлек һәм уңай энергия теләде, - диде Фәнил улы.
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында барлыгы 146 кеше яши, шуларның 100дән артыгы - пенсия яшендәге кешеләр. Аларның берсе - тыл хезмәтчәне Минесафия Баһавиева. Шушы көннәрдә Минесафия апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зал алкышлары астында озын гомерлене юбилее белән котладылар.