Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үткәрде.
Утырышны Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары - муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова ачты.
Ул районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган телләрдә укытуны оештыру турында сөйләде.
«Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» ның басма һәм электрон ресурсларындагы толерантлык, халык традицияләре, милләтара һәм конфессияара багланышлар темасына язылган материаллар турында баш мөхәррир – филиал җитәкчесе Наталья Данилова сөйләде.
Чистай районында таҗик диаспорасы җитәкчесе Давлат Азизов агымдагы елда диаспора вәкилләре үткәргән иң якты бәйрәмнәр һәм чаралар турында сөйләде, аларның күбесе Чистай районында ныклы төстә урнашып, шәһәрнең актив иҗтимагый тормышына кертелгән.
Киңәшмәдә шулай ук ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Геннадий Осипов, Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗанов чыгыш ясадылар.