Ике очракта да Чистайда яшәүчеләргә кесә телефонына янәсе банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре шалтыратып, мошенникларның банк счетлары белән хокуксыз гамәлләр турында кисәткән.
36 яшьлек чистайлыга шалтыратучы кемнеңдер, онлайн-банк ярдәмендә, аның исеменә кредит алырга омтылуын һәм булган барлык тупланмаларны кичекмәстән банк счетына күчерергә киңәш итүен хәбәр итте. Чистайда яшәүче ханымның картада 110 мең сум акчасы булган, ул аны чит кеше кушкан счетка күчергән.
Шул ук схема буенча мошенниклар Чистайда яшәүче 50 яшьлек хатынны алдаган. Ул мошенникларга 180 мең сумнан артык акча күчергән.
Тикшерү бүлеген тикшерүче тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча «Мошенниклык»җинаять эше кузгатылган.
Татарстан ЭЭМ искә төшерә:
- сезгә таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны тикшерегез;
- чит кешеләргә үз банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирмәгез;
- уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләләренә бирелмәгез;
- мошенникларның сәбәпләренә бармагыз, билгесез счетларга акча күчермәгез.
Әгәр дә сез җинаять корбаны булсагыз - «02» яки «112»телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.