Чистайда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны сентябрь ахырында төгәлләргә планлаштыралар

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Күп фатирлы йортларда кешеләр тормышын уңайлырак итү – капиталь ремонт республика программасының төп максатларыннан берсе. Аның ярдәмендә шәһәрдә һәм районда ел саен дистәләгән күпфатирлы йортлар яңартыла.

2022 елда Чистайда капиталь ремонт буенча эшләр 7 күпфатирлы йортта алып барыла.

- Төзүчеләр ремонт эшләренә яз көне, һава торышы яхшы булганда керештеләр. Бүгенге көндә өч объектта алар ахырына якынлаша, әзерлек дәрәҗәсе югары – 95 проценттан артык. Калган дүрт йортта эшләр 70 һәм аннан да күбрәк процентка башкарылган. Сентябрь ахырына кадәр барлык объектларда да капиталь ремонт тулысынча тәмамланачак дип планлаштырыла, – дип аңлатты Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Павелмельянов.

Күпфатирлы йортларда төзелеш-монтаж эшләре зур күләмле алып барыла. Республика программасы су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итү керә торган йорт эчендәге инженерлык системаларының түбәләрен, фасадларын, подъездларын капиталь ремонтлауны күздә тота. Подъездларга кергән козыреклар, дренаж системалары, отмосткалар, подвалларга керү юллары да яңартыла. Моннан тыш, йортка карап ишек конструкцияләрен ремонтлау яки алыштыру, балкон һәм лоджияләрне тышлау, панельара җөйләрне мөһерләү буенча эшләр һәм башка төр эшләр каралган.

- Капиталь ремонт буенча эшләрнең гомуми суммасы 107 миллион 863 мең сум тәшкил итә. Дүрт йортта эшне «Сантехторг»төзелеш оешмасы башкара. Өч объектны ремонтлау белән «Грейт Строй» компаниясе шөгыльләнә, – дип билгеләп үтте Павел Борисович.

Шуны әйтергә кирәк, күп фатирлы йортларны ремонтлау эшләре район җитәкчелеге һәм контрольлек итүче органнар, шул исәптән зона торак инспекциясе тарафыннан да күзәтелә. Һәрвакыттагыча яңартыла торган объектларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә. Моның өчен даими рәвештә капиталь ремонт алып барыла торган йортларга комиссия белән бару оештырыла, урыннарда яшәүчеләр белән дә аралашалар.

Капиталь ремонт күпфатирлы йортларда түбәндәге адреслар буенча үткәрелә:

Энгельс ур., 71, 86,

сәгать ур., 32,

Чкалов ур., 2-а,

Чернышевский ур., 106-б.,- В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International