Полиция бүлегенә хатын-кыз балалар скутерын урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итә.
Бала үз транспортын подъездда баскыч мәйданчыгында калдырды. Ул, зыян күрүче сүзләренчә, 26-29 август көннәрендә урланган. Зыян 5000 сум тәшкил иткән.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторлары 9 яшьлек баланың урлашуын ачыклаган. Малай белән балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторлары профилактик эш алып бара. Әлеге җинаять өчен бала профилактик учетка куелачак.