Нинди матур юбилей!

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Чистайда яшәүче тыл хезмәтчәне Хафиза Шәрифулла кызы Хафизова 95 яше белән котлаулар кабул итте.

Истәлекле дата белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та котлады. Ул Хафизә Шәрифулла кызына чәчәкләр, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды, озын гомер һәм сәламәтлек теләде.

Хафизә Хафизова-Яңа Чишмә районы Гади Чаллы авылында туган. Озак еллар колхозда кыр бригадиры булып эшли, Чистайга күченгәч, сандаль цехына аяк киеме фабрикасына урнаша. Әлеге предприятиедә тыл хезмәтчәне лаеклы ялга чыкканчы эшләгән. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышында катнашучы белән 40 ел бергә яшәгәннәр. Хәзерге вакытта Хафиза Шәрифулла кызы бертуган энесе белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International