"Экстремизмга-юк!"экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау максатыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение психологы Ләйсән Сафина социаль хезмәт алучылар арасында «Терроризм, синең гражданлык позициясе» дигән социаль-психологик анкеталау үткәргән.
Чараның максаты: милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук террорчылык һәм экстремистик идеология күренешләренә түземсезлек атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру.
Бирелгән сорауларга 17 кеше җавап бирде.
Анкета нәтиҗәләре буенча социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар экстремизм төшенчәсен һәм аның җәмгыять өчен нәтиҗәләрен яхшы беләләр дип әйтергә була.
Шулай ук тирә-юньдәгеләргә, төрле милләт, мәдәниятләр һәм дин вәкилләренә карата толерантлык мөнәсәбәте проблемалары тикшерелде.