Гражданнарны кабул итәбез!

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 6 сентябрендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129, 5 нче кабинет балигъ булмаганнар белән ата-аналары алимент түләүдән читләшкән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итүдә Чистай шәһәр прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Чистай муниципаль районындагы ТР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.

Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68 телефоны буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International