1 сентябрьдә Чистай районының берьюлы ике мәктәбендә (ТР ЧМР Түбән Кондрата төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм ТР ЧМР Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе) «үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре ачылды.
Мәгариф учреждениеләрендә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында ремонт эшләре башкарылды (химия, физика һәм биология кабинетлары яңартылды һәм циффрлы лабораторияләр белән җиһазландырылды).
«Үсеш ноктасы» милли проекты үзәкләрен ачу тантанасында Чистай муниципаль районы башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, Башкарма комитет Җитәкчесенең мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары - Купцова Ольга Вадим кызы, ТР чуваш милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Малышев Константин Анатольевич һ. б. катнашты.
Мәктәпләр базасында авыл җирләрендә һәм кече шәһәрләрдә булдырыла торган үзәкләрнең максаты - мәктәп укучыларының әзерлек сыйфатын күтәрү, шәһәр һәм авыл мәгариф оешмалары арасындагы аерманы кыскарту.