1 сентябрьдә мәктәпләрдә яңа уку елы башлануны хәбәр итеп кыңгырау чыңлый.
Муниципаль районыбызның 800дән артык малае һәм кызы өчен ул беренче тапкыр яңгырый. Әле кичә генә балалар бакчасына йөргән сабыйлар үзләре өчен серле булган дөньяга аяк басалар. Малайларга һәм кызларгы күпме кызыклы нәрсәне белергә, күрергә кирәк була! Аларның яңа дуслары барлыкка киләчәк. Беренче сыйныф укучылары янында – беренче укытучылары. Өлкәнрәк укучылар үзләренең яраткан педагоглары белән очрашачак.
Чистай укытучылары һәрвакыт үз традицияләре белән дан тотты. Сез, хөрмәтле педагоглар, үз укучыларыгызга күпме көч куясыз, аларга белемнәрне үзләштерергә булышасыз, уңышлары өчен сөенәсез, уңышсызлыкларына борчыласыз! Сезнең эшегез югары һөнәри осталык, чиксез сабырлык таләп итә. Укучыларның һәрберсендә үз-үзенә ышаныч тәрбияләү өчен сезгә сәләтле, кызыксынучан укучылар телим!
Сезне, кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле педагоглар, остазлар һәм ата-аналар бәйрәм белән котлыйм! Яңа уку елы уңышлы, ачышларга бай булсын! Белем, тәҗрибә туплагыз, ирешелгәннәрдә туктап калмагыз!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы