Яңа уку елы алдыннан шәһәр һәм районның педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре традицион август киңәшмәсенә җыелдылар.
Киңәшмә «Чистай»мәдәни үзәгендә узды. Анда Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова катнашты.
Башта конференциядә катнашучылар игътибарына педагогик эшчәнлектә кулланыла торган санлы технологияләр, шәһәр һәм район мәгариф оешмаларының төп казанышлары турында сөйләүче күргәзмә тәкъдим ителде.
Аннары пленар утырыш булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова узган уку елы нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Аның чыгышында уңышлар да, системаның йомшак яклары да чагылыш тапты, аерым игътибар бирергә тиешле юнәлешләр билгеләнде. Шулай ук район педагоглары алдына киләсе уку елына бурычлар куелды.
Киңәшмә барышында шулай ук цифрлаштыру чорында мәктәп укучыларында инженерлык фикерләүне үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның этномәдәни белемендә интерактив технологияләрне куллану, ясалма интеллект һәм белем бирү эшчәнлегендә аның роленә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әтиләр Советының роленә, балалар арасында травматизмны профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Конференция ахырында шәһәр һәм районда мәгариф системасын үстерүгә өлеш керткән иң яхшы педагогларны бүләкләү булды. Шулай ук Екатерина Таркаева әтисе Александр Никитич Таркаев исемендәге премияләрне дә тапшырды.