Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак

2022 елның 5 августы, җомга

Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы Казанда 2022 елның 25-26 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны оештыручы булып Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы тора.

«Берләшмә» форумы - танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданнар активистларының хакимият органнары һәм бизнес-бергәлек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.

Форумда катнашуга НКО вәкилләре, гражданлык активистлары, иреклеләр, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар һәм илнең актив үзгәрүендә катнашырга теләүчеләр чакырыла.

Инде хәзер үк Идел буе федераль округының «Сообщество» форумында теркәлү ачылды: https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International