Кырларга беренчеләрдән булып "Чистай" АФ ҖЧҖ чыкты.
Бүгенге көндә бу хуҗалыкта уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, туңга сөрү эшләре алып барыла.
Шулай ук "Хузангай" ҖЧҖендә, "Мукатдисов" КФХында, "Родник" ҖЧҖендә күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Район буенча тулаем алганда 550 га мәйданда күпьеллык үләннәр һәм 2000 гектардан артык уҗым культуралары тукландырылды.