25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту сәбәпле янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.
Быел янгынга каршы режимның төп үзенчәлеге - учаклар кабызуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Моннан тыш, режим гамәлдә булган шартларда ачык һавада азык әзерләргә һәм билгеле бер территорияләрдә 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар ике тапкырга арта: физик затларга - 2-4 мең сумга, вазыйфаи затларга - 15-30 мең сумга, юридик затларга - 200-400 мең сумга.