Чистайда «Стартуем вместе» спорт бәйрәме узды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Ярышларда республиканың биш районыннан: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре катнашты.

Спорт бәйрәме «Татарстан Республикасы Динамо-сы» җәмгыятенең 95 еллыгына багышланды. Ачылу тантанасында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашучыларны һәм кунакларны җылы сәламләде. Турнирда шулай ук ТР «Динамо» ОГО ФСО рәисе урынбасары Алексей Лещинский да катнашты. Аның кулыннан бүләкләрне яшьләр эшләре, җирле үзидарә бүлеге, ЮХИДИ бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге вәкилләре алды.

Регламентны игълан итте һәм ярышларда катнашучыларга спорт бәйрәменең баш хөкемдары Сергей Салеев уңышлар теләде.

- Без, олы кешеләр буларак, үз мисалында балаларга үз максатларын ничек тормышка ашырырга кирәклеген күрсәтергә тиешбез. «Динамо» җәмгыяте эшендә төп юнәлеш массакүләм спортны популярлаштыруга юнәлтелгән. Бик мөһим момент: монда балалар профессиональ спорттан түгел, ә зур ярышларда катнашу мөмкинлеге булмаган гадәти кечкенә шәһәрләрдән. “Динамо” җәмгыяте аларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, - ди Сергей Валерьевич.

Балалар юл хәрәкәте һәм йөзү кагыйдәләре буенча ярышларда катнашып кына калмадылар, җәмгыять турында белемнәрен дә уртаклаштылар. Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый дәүләт оешмасы физик культура һәм спорт, кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, гражданнарны актив хезмәт эшчәнлегенә әзерләү һәм Ватаныбызны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра. Шулай ук җәмгыять эшчәнлегенең бер юнәлеше булып, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне профилактикалау, шулай ук яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү максатларында массакүләм һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү тора.  

Ярышлар йомгаклары буенча 1 урынны Чистай районы командасы алды. Әлкилеләр икенче булдылар. Мактаулы 3 нче урынны Алексеевск районы командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International