Чистайда 11-15 апрель көннәрендә команда-штаб өйрәнүләре узачак.

2022 елның 8 апреле, җомга

Өйрәнүләр вакытында бик күп техника файдаланылачак: вертолетлар шул исәптән. Шулай ук "Һава тревогасы" гражданнар оборонасы сигналы яңгыраячак.

Масштаблы чара гражданнар оборонасы штабының гамәли күнекмәләрен камилләштерү, эвакуация органнарының һәм коткару хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан оештырылды. Төп вакыйгалар 14 һәм 15 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International