2022 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә, көньяк-көнбатыш циклонның актив атмосфера фронтлары йогынтысында, кар, юеш кар рәвешендәге уртача һәм көчле явым-төшемнәр, яңгыр явым-төшемнәре көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык катламнары һәм томан фаразлана. Явым-төшемнәр һәм томан эчендә күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начарланачак. Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Һава торышының начараюы атмосфера басымының шактый түбәнәюе белән бергә барачак.
Болытлы. Кар, юеш кар, көньяк районнарда яңгырлы, төнлә урыны белән көчле явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыш, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с. Төнлә минималь температура 1..-2˚. Көндез һаваның максималь температурасы 2.. 5˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле кар көртләре, кар боткасы.