Генерал-майор Анатолий Молоствов Чистай яшьләре өчен патриотизм дәресләре үткәрде.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Үзәк хәрби округ инспекторы берничә мәгариф учреждениесендә булды

Чистайда үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов булды. Визит башында Анатолий Петрович ДОСААФ Чистай техник мәктәбенең җитештерү бүлмәләрен карап чыкты, техник тәэмин ителеш белән танышты. Анатолий Молоствов хәрби-учет белгечлекләре буенча укучы курсантлар белән дә аралашты.

Техник мәктәп башлыгы Әсхәт Дәүләтшин озатуында үзәк хәрби округ инспекторы Чистай авыл хуҗалыгы техникумында булды, анда студентлар белән очрашты. Яшьләр белән әңгәмә патриотик темага багышланган иде. Кадет интернат-мәктәбендә дә генерал-майор катнашындагы батырлык дәресе узды.

- Татарстанның шәһәр һәм районнарына сәфәрем вакытында мин һәрвакыт балалар һәм яшьләр белән очрашырга тырышам. Чөнки үзәк хәрби округ инспекторы эшенең төп юнәлешләреннән берсе булып үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә контроль һәм ярдәм күрсәтү тора. Минемчә, бу тема һәрвакыт мөһим иде, ә хәзер бигрәк тә актуаль. Патриотлык рухында балаларны кечкенәдән үк тәрбияләргә, аларга бабаларының батырлыклары турында сөйләргә, туган илләренә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, тик шул вакытта гына ватанга тугрылыклы буын үстерә алачакбыз, - дип билгеләде генерал-майор Анатолий Молоствов.

Анатолий Петрович балаларга ничек хәрбиләргә әверелүе, хезмәт еллары ничек узуы һәм аларның ничек истә калулары турында сөйләде. Ул патриотизм темасына аерым басым ясады, бу төшенчәнең тирән асылы турында чираттагы тапкыр искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International