Чистай мәктәпләрендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» чараларын тикшерделәр.
Мәктәп каникуллары алдыннан 5 нче мәктәптә юлларда хәвефсез тәртип, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бүлекчәсе начальнигы Светлана Сидорова үзенең яшь әңгәмәдәшләренә республикада һәм районда балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде. Шул ук вакытта велосипедта йөрүче балалар һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтенә аерым игътибар юнәлтте. Балалар-яшүсмерләр автомәктәбе педагогы Милена Агинян укучыларга җәяүлеләр өчен көйләнми торган кичүләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте, яктылыкны кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булу шартларында йөртергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Ул аларга велосипедта йөрү кагыйдәләре, күпчелек малайлар һәм кызларны яраткан транспорт чарасы турында да искәртте.