Татарстанда ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесен сайлаячаклар

2022 елның 25 марты, җомга

Конкурска заявка бирү кампаниясе 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге республика конкурсында катнашырга мөмкин. Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы экстремистик күренешләрне профилактикалау буенча лидерларны сайлап алуны һәм формалаштыруны күздә тота. Катнашучылар куркынычсызлык өлкәсендә уникаль белемнәр, эксперт ярдәме, файдалы элемтәләр һәм танышлыклар, проектлау күнекмәләре, командада эшләү, профилактик чаралар оештыру һәм бергәлекләр белән хезмәттәшлек алачаклар. Җиңүчеләр профилактик эшчәнлекне гамәлгә ашыручы республика ведомстволарында стажировка уза, алга таба да эшкә урнаша, грантлар конкурсларында катнашып, идеяларга эксперт бәяләмәсе ала, квалификация күтәрү курслары һәм белем бирү программалары уза, республика, округ һәм федераль форумнарда һәм конференцияләрдә үз проектларын алга таба гамәлгә ашыру белән катнаша алачак.

Конкурс биш турдан тора: гариза бирү кампаниясе, сайлап алу, конкурс, белем бирү (үстерү) этаплары һәм бүләкләү тантанасыннан. Конкурсның заявка кампаниясе 2022 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының матбугат хезмәте. Конкурста катнашу өчен сайтта анкета тутырырга кирәк.  Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International