21 март көнне В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты көллиятенең “Социаль тәэмин итү хокукы һәм оешмасы” белгечлегенең 1 курс студентлары куратор Эльмира Наваил кызы Җамалетдинова җитәкчелегендә Чистай районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә булдылар.
Экскурсияне Эчке эшләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә юнәлешләре өлкән инспекторы Эльвира Геннадьевна Степанова уздырды. Ул Россия империясе полициясе тарихы, Чистайда полиция барлыкка килү, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы елларда милиционерларның хезмәт үзенчәлекләре һәм батырлыклары турында сөйләде.
Булачак юристлар сирәк фотографияләр һәм чын документлар, исемле корал, истәлекле байраклар, шулай ук эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең формасы һәм шәхси әйберләре белән таныштылар.
Шулай ук музей хезмәткәре студентларны заманча полиция, безнең көннәрдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең батырлыклары һәм төп казанышлары белән таныштырды.
Мондый чаралар яшь буында патриотик хисләр уятырга һәм туган як тарихы турында белемнәрне тирәнәйтергә тиеш.