Һөнәри бәйрәмегез белән!

2022 елның 20 марты, якшәмбе

Хөрмәтле көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Торак-коммуналь хуҗалык – бу икътисад тармагы гына түгел, ә гражданнарның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсе дә. Без инде күптән коммуналь уңайлыкларга ияләшкәнбез, вакыт-вакыт зур коммуналь хуҗалыкта тотрыклы эш барсын өчен күпме хезмәт куелуы турында уйланмыйбыз да. Штаттан тыш вәзгыятьне җайга салып, районыбыз урамнары кешеләрне шатландырсын, йортларда су, газ, ут булсын өчен, эштән соң һәм ял көннәрендә дә сез оперативлык күрсәтәсез. Көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр үзләренең хезмәт спектрларын киңәйтеп кенә калмыйлар, шул ук вакытта безнең тормышыбызны да уңайлы, җайлы итәләр. Барыгызга да муллык, тотрыклылык, ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар юлдаш булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International