22 февральдән “Навигатор” яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге” ДБУ Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре өчен телефон аша ашыгыч психологик ярдәм үзәкләренә кергән шалтыратуларга атна саен мониторинг ясый, шул исәптән 8-800-2000-122 номеры булган балалар ышаныч телефонына да.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәгълүмати материал авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән. Әлеге Фонд балаларның ышаныч телефоны турында социаль мәгълүмат-реклама материаллары сериясен булдырды, алар төбәкләргә түләүсез нигездә бирелә. Яңа материалларның үзенчәлеге булып аларның киң максатчан аудиториягә (балалар, үсмерләр, ата-аналар, әби-бабайлар) бер үк вакытта юнәлтелгән булуы һәм балалар ышаныч телефонының эш принципларын ачык аңлатуы тора. Чистай үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасы хезмәткәрләре реклама кампаниясенә кушылды һәм буклетларны кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре арасында таратты. Шулай ук балалар ышаныч телефоны эше турында тулы мәгълүмат белән видеороликлар поликлиника экраннарында тәкъдим ителгән.
22 февральдән 10 мартка кадәрге чорда ышаныч телефоннарына балалардан, яшьләрдән, аларның ата-аналарыннан һәм башка кызыксынучы гражданнардан 1 949 шалтырату килгән. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, 2022 елда кергән шалтыратулар саны, 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 43 %ка арткан.
Балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, бала белән яшьтәшләр арасындагы мөнәсәбәтләр, сәламәтлек белән проблемалар буенча мөрәҗәгатьләр тематикасы өстенлек итә.